Татарстан буенча Социаль фонд бүлегенең йомгаклау коллегиясе

2024 елның 27 феврале, сишәмбе

Татарстан буенча Социаль фонд бүлегенең барлык эшчәнлек юнәлешләре буенча эш нәтиҗәләре белән 2023 елда Социаль фонд бүлекчәсе идарәчесе Эдуард Вафин ведомствоның коллегия утырышында таныштырды. Социаль фондның республика бүлеге Идел буе федераль округында Социаль фондның иң эре бүлекләренең берсе булып тора, ул 1 млн. 106 меңнән артык пенсионерга , 321 мең социаль түләүләр алучыларга , 217 меңнән артык иминият хезмәткәренә хезмәт күрсәтә. 2023 елда чыгымнарның гомуми күләме 338 млрд. сумнан артык тәшкил итә.

 

Пенсия белән тәэмин ителеш

Узган елның 1 гыйнварыннан эшләмәүче пенсионерларның иминият пенсияләре 4,8% ка, ә 2024 елның 1 гыйнварыннан - 7,5% ка индексацияләнгән. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, үткәрелгән индексацияләрне исәпкә алып, картлык буенча иминият пенсиясенең уртача күләме 2 834 сумга арткан.

 2023 елның 1 февраленнән айлык акчалата түләүләр 11,9% ка, 1 апрельдән социаль пенсияләр - 3,3% ка индексацияләнде.

2023 елда 34 меңнән артык пенсия билгеләнгән, шул ук вакытта инвалидлык буенча пенсияләр  МСЭ бюросыннан инвалидлар реестрына керүче мәгълүматлар буенча гражданнардан гариза кабул итмичә генә  рәсмиләштерелгән.

 2023 ел ахырына Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм сугышта катнашучыларның пенсиясенең уртача күләме - 38 237,9 сум (хәрби имгәнү нәтиҗәсендә инвалидлар), 49 717,6 сум (Бөек Ватан сугышында катнашучылар),  хәрби хезмәткәрләрнең тол хатыннарының пенссия күләме 34761,60  сум тәшкил итте.

 

Производствода  бәхетсезлек очракларыннан һәм һөнәри авырулардан иминиятләштерү

 2023 елда ташламалы категорияле 1,3 мең кешегә 87,0 млн. сумлык шифаханә-курорт дәвалануына юлламалар бирелгән.

 Производствода бәхетсезлек очрагына юлыккан яки һөнәри авыру нәтиҗәсендә сәламәтлеге зарарланган 1,5 мең хезмәткәр чыгымнарының гомуми суммасы 93,1 млн. сум тәшкил иткән тернәкләндерү үзәгенә юлламалар белән тәэмин ителгән,

Производствода бәхетсезлек очракларыннан һәм һөнәри авырулардан зыян күргән 6,3 мең кешенең өстәмә медицина, социаль һәм һөнәри чыгымнарына Россия Социаль фонды 325,1 млн.сум өстәмә  түләү җибәрде.

1 меңнән артык зыян күрүче дәүләт контрактлары кысаларында 54,7 млн. сумлык реабилитацияләүнең техник чаралары (ТСР) һәм протез-ортопедик эшләнмәләр (ПОИ) белән тәэмин ителде, ә 40 зыян күрүчегә кирәкле модификация автомобильләре ачкычлары тапшырылды.

2023 елда Социаль фонд бүлеге Татарстанның ике предприятиесе «КАМАЗ» һәм А.М. Горький исемендәге Яшел Үзән заводында зарарлы производствода һөнәри авыруларны профилактикалау һәм хезмәткәрләренең сәламәтлеген мониторинглау буенча сынау проектында катнашты.

Һөнәри авыруларның иртә билгеләре ачыкланган хезмәткәрләргә Социаль фонд бүлегенең реабилитацияләү үзәкләрендә профилактик дәвалау үтү мөмкинлеге бирелде. Проект нәтиҗәсе буенча дәваланучы күпчелек хезмәткәрләрдә сәламәтлекнең яхшыруы күзәтелде.

СВО катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына социаль ярдәм чаралары

2023 елда Россия Социаль  бүлеге «Ватан сакчылары»   махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итү Дәүләт фонды белән ике яклы хезмәттәшлек  турында килешү төзеде. СВО да катнашучыларны тернәкләндерүнең техник чаралары белән тәэмин итү беренче чиратта гамәлгә ашырыла һәм аерым контрольдә тора. Алар биргән гаризалар буенча тернәкләндерү чаралары белән тәэмин итүгә 46,2 млн. сум акча җибәрелгән.

Сугышчан хәрәкәтләр ветераны таныклыгы нигезендә 3 613 ветеранга, 1 Россия Героена һәм 1 һәлак булган Россия Герое гаиләсенең 2 әгъзасына айлык акчалата түләү билгеләнде. 209 мобилизацияләнгән хәрби хезмәткәрләрләрнең йөкле хатыннарына бер тапкыр бирелә торган пособие билгеләнгән. 1 098 хәрби хезмәткәрнең һәр баласына 15 548,07 сум күләмендә  айлык пособие билгеләнде.

 

Бердәм пособие

2023 елның 1 гыйнварыннан 17 яшькә кадәрге балалы гаиләләргә, шулай ук иртә срокта исәпкә баскан йөкле хатын-кызларга социаль ярдәм чараларының бербөтен системасы эшли - бердәм пособие билгеләнә. Татарстанда 209 275 бала элеге пособиене ала. Пособиеләр түләүгә 18,9 млрд. сумнан артык акча җибәрелде.

Балалы гаиләләргә бердәм пособие күләме регионда балалар өчен яшәү минимумының зурлыгына бәйле, ул 1 февральдән артачак һәм яшәү минимумының 50% - 6 370,50 сум; 75% - 9 555,75 сум; 100% - 12 741 сум тәшкил итәчәк. Йөкле хатын-кызлар өчен бердәм пособие күләме түбәндәгечә:  50% - 7 158,50 сум; 75% - 10 737,75 сум; 100% - 14 317 сум.

Ана (гаилә) капиталы

Ана капиталы - балалар туганда социаль ярдәм чараларының акчалата чагылышында иң зурысы. Соңгы өч ел дәвамында сертификат проактив тәртиптә рәсмиләштерелә. 2007 елдан Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд органнары тарафыннан 408,6 мең дәүләт сертификаты бирелде (2023 елда - 23,3 мең сертификат). 2020 елдан башлап сертификатлар,  яңа туган сабыйның СНИЛСы кебек үк,  проактив вариантта рәсмиләштерелә һәм ике документ та дәүләт хезмәтләре порталында әниләрнең шәхси кабинетына җибәрелә.

Программа гамәлгә кергәннән алып бүгенгәчә ана капиталы күләме 3 тапкырга арттырылды, 1 февральдә ана капиталы яңадан 7,4% ка индексация көтә. Беренче балага аның күләме- 630,4 мең сум, икенче балага 833 мең сум тәшкил итәчәк.

 

 Вакытлыча хезмәткә яраксызлык һәм ана булу белән бәйле пособие

2023 елда Татарстан Республикасында иминләштерелгән гражданнарның вакытлыча хезмәткә сәләтсезлегенең 988,1 мең очрагы теркәлгән. Пособие  билгеләү процессы проактив режимда бара, ягъни гражданин үзе (әгәр бу социаль иминләштерүгә кертемнәрне мөстәкыйль рәвештә түли торган гражданин булмаса, мәсәлән, шәхси эшмәкәр) фондка документлар китерми. Ул мөрәҗәгать иткән медицина оешмасы Социаль фондка  хезмәткә сәләтсезлекнең электрон кәгазе (ЭЛН) ачылу турында хәбәр итәчәк, фонд бу хакта эш бирүчегә җиткерә, эш бирүче Социаль фондка пособиене исәпләү өчен белешмәләр тапшырачак, ә гражданинның дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинетына ЭЛН ны ачу, озайту, ябу һәм түләү турында хәбәр җибәреләчәк.

2023 елда 1 136,5 мең эшкә яраксызлык кәгазе буенча пособие түләнгән. Вакытлыча хезмәткә яраксызлык һәм ана булу сәбәпле чыгымнар 21 млрд. сумнан артык тәшкил иткән.

2024 елның 1 гыйнварыннан хастаханә кәгазе буенча көнлек түләүнең максималь суммасы 4 039 сум тәшкил иткән. Узган елдан ул бер ярым тапкырга арттырылган.

Декрет ялында булучы 24,5 меңнән артык әни яшь ярымга кадәрге  бала карау буенча пособиеләр алды. Түләнгән акчаның гомуми күләме 3,8 млрд. сум тәшкил итте.

 

Медицина хезмәткәрләренә социаль түләүләр

Сәламәтлек саклауның беренчел звеносы, үзәк район, район һәм участок хастаханәләре хезмәткәрләре, шулай ук ашыгыч ярдәм станцияләрендә һәм бүлекләрендә эшләүче 30 меңнән артык хезмәткәргә 304,3 меңнән артык махсус социаль түләүләр күчерелгән. Түләү күләме, медицина хезмәткәренең категориясенә һәм медицина оешмасының төренә карап, 4,5 мең сумнан 18,5 мең сумга кадәр тәшкил итте. Түләүләрнең гомуми суммасы 2 205,1 млн. сум.

 

Дәүләт хезмәтләре күрсәтү

2023 елның 1 гыйнварыннан Социаль фондның территориаль органнары 213 торле хезмәт күрсәтә, аларның 43-е цифрлы форматта күрсәтелә. 2023 елда Социаль фондның электрон хезмәтләреннән файдалану активлыгы 92,3% тәшкил итте (1 010,5 мең мөрәҗәгать электрон рәвештә). Шуның белән бергә, гражданнар элеккечә үк фондның клиентлар белән эшләү хезмәтенә яки күпфункцияле үзәкләргә шәхсән мөрәҗәгать итә ала.

2023 елда дәүләт хезмәтләренең бердәм порталы (ЕПГУ )дагы шәхси кабинетларга төрле тормыш хәлләре буенча 199 меңнән артык мөрәҗәгать җибәрелгән: «бала туу» (59,7 мең.), «инвалидлык билгеләү» (19,5 мең.), «пенсия яшенә җитү» (8,3 мең), «йөклелек» (8,9 мең.), «баланың билгеле бер яшькә җитүе » (103,3 мең).

Дәүләт хезмәтләре порталында шәхси кабинет аша фонд булачак пенсионерларга (45 һәм 40 яшькә җиткән ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында) һәр 3 ел саен булачак пенсия күләмен исәпләү һәм пенсия тупланмалары ,  стажлар һәм коэффициентлар турында хәбәр итә. Инвалидлыгы булган кешеләргә индивидуаль программалар, тернәкләндерү программалары һәм табиб комиссияләре турында мәгълүмат бирәләр. Социаль фонд гражданнарга заказ буенча  белешмәләр, шулай ук пособиеләр билгеләү һәм түләүләр турында мәгълүматлар бирә. Социаль фондның электрон сервислары мөмкинлекләреннән файдаланып, бирелгән гаризаларның статусын контрольдә тотарга мөмкин.

Шәхси мәгълүматларны күрсәтеп һәм "кодлы сүз" кулланып,  үзәкнең "кайнар линия" телефоны буенча өстәмә мәгълүматлар алырга мөмкин. 2023 елда гына да Татарстанда бердәм үзәк операторлары тарафыннан гражданнарның 1,5 млн. мөрәҗәгате эшкәртелгән. 2022 ел белән чагыштырганда,  эшкәртелгән мөрәҗәгатьләр саны 154% ка арткан, ә клиентларның хезмәт күрсәтү сыйфаты белән канәгатьләнү дәрәҗәсе 97% ка җиткән.

 

2024 елда мөһим үзгәрешләр

- Туендыручысын югалту сәбәпле иминият һәм социаль пенсия, шулай ук ата-аналарының икесе дә билгеле булмаган балаларга социаль пенсия проактив тәртиптә билгеләнәчәк. Пенсия Россия халкы турында белешмәләр федераль регистрыннан туендыручының үлеме турында мәгълүмат кергән көннән алып 5 эш көне эчендә билгеләнә

- 2024 елның 1 гыйнварыннан эшләмәүче пенсионерларның иминият пенсияләре 7,5% ка индексацияләнгән. Индксация нәтиҗәсендә расланган түләү күләме 8 134,88 сум,  пенсия коэффициенты - 133,05 сум тәшкил итте.

- Пособиеләрнең яңа максималь суммалары билгеләнде. Тулы календарь ай өчен вакытлыча хезмәткә яраксызлык буенча пособиенең максималь суммасы:

 - иминият стажы 8 ел һәм аннан да күбрәк булганда (уртача хезмәт хакының 100 %ы) - 122 807,79 сум;

 - иминият стажы 5 елдан 8 елга кадәр булганда (уртача хезмәт хакының 80 %ы) - 98 246,23 сум;

 - иминият стажы 5 елга кадәр булганда (уртача хезмәт хакының 60 %ы) - аена 73 684,67 сум.

 - Эшләүче хатын-кызлар өчен йөклелек һәм бала табу буенча пособиенең максималь суммасы - 565 562,20 сум, ул йөклелек буенча озак вакытлы ял (194 көнгә кадәр) һәм катлаулы бала табу очрагында бирелә. Бала карау буенча айлык максималь пособие - 49 123,12 сум.

- Инвалид балаларны һәм инвалидларны тәрбияләүче затларга ун мең сум күләмендә ай саен түләнә торган пособие эшләмәүчеләргә генә түгел, ә тулы булмаган эш вакыты шартларында, шул исәптән дистанцион форматта яисә өйдән торып эшләүче ата-аналарга яисә опекуннарга да биреләчәк.

- Балаларын ялгыз тәрбияләүче һәм ана капиталын алуга хокукы булган ялгыз аталар (яки уллыкка алучылар)  ана капиталын булачак пенсияләрен формалаштыруга юнәлдерерә алалар. 

- Бала 1,5 яшькә җиткәнчегә кадәр бала карау буенча ай саен түләнә торган пособие пособиегә хокуклы  затлар  тулы булмаган эш вакыты шартларында, өйдән торып яки дистанцион форматта һәм башка эш бирүчедә эшләгән очракта сакланачак.

- Ана капиталына хокук хәзер  Россия гражданы булып туган баланың   Россия гражданлыгы булган ата-аналарына гына бирелә.

- Ана капиталы ачасын  торак шартларын яхшырту максатларында блокланган төзелеш йортын реконструкцияләүгә дә файдаланырга мөмкин. Элек мондый мөмкинлек каралмаган иде, чөнки йортны төзекләндерү юлы белән торак шартларын яхшырту йортта яшәүче башка хуҗаларга да кагыла дип саналды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International