Баулыда Әфганстаннан гаскәрләр чыгарылуга 35 ел тулуны билгеләп үттеләр

2024 елның 15 феврале, пәнҗешәмбе

Әфган сугышчылары истәлегенә интернационалистлар, район җитәкчелеге вәкилләре, шәһәр мәктәпләре укытучылары һәм укучылары, “Юнармия” иҗтимагый хәрәкәте җитәкчеләре һәм активистлары, ветераннар җыелды.

Әфганстан юллары аша Баулы районының 120гә якын кешесе үткән, күрсәткән батырлыклары өчен аларның 13е хәрби орден һәм медальләр белән бүләкләнгән. Бүгенге көндә безнең районда Әфганстан Республикасында сугыш хәрәкәтләрендә катнашкан 85 кеше яши.

Баулы муниципаль районы башлыгы Ильяс Гозәеров сугыш ветераннарына рәхмәт сүзләре белән мөрәҗәгать итте.

Шулай ук чарада хәрби комиссар Илшат Хәлитов, район хәрби хәрәкәтләр ветераннары советы рәисе Флюр Сәләхов чыгыш ясады.

Митинг сугышчы-интернационалистлар һәйкәленә гирляндалар һәм чәчәк салу белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International