НДФЛ буенча декларация кампаниясе вакыты озайтыла

2020 елның 10 апреле, җомга

 2020 елның 30 мартыннан инспекциядә һәм территориаль участокларда салым түләүчеләрне кабул итү туктатылды. 2019 елгы керемнәр буенча салым декларациясен тутыру һәм тапшыру өчен Россия Федераль салым хезмәте сайтында  «Личный кабинет налогоплательщика для физических лиц» сервисын куллану уңайлы.

3-НДФЛ формасы буенча салым декларациясен «Личном кабинете для физических лиц»та формалаштырырга һәм раслаган документлар белән бергә салым түләүченең теркәлү урыны буенча салым инспекциясенә җибәрергә мөмкин.

Моннан тыш, контактсыз ысул белән хисапны почта аша да кертемнәрне язып заказлы хат белән җибәрергә мөмкин.

Россия Федерациясе Хөкүмәте бизнеска ярдәм итү буенча чаралар күрә. Шуның белән бәйле рәвештә салым түләүчеләр тарафыннан салым декларацияләрен тапшыру вакыты 3 айга озайтыла, аларны бирү вакыты 2020 елның март-май айларына туры килә.

Димәк, 2019 елга керемнәрне мәҗбүри декларацияләү буенча декларация кампаниясе агымдагы елның 30 июленә кадәр дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International