Баулылар юллардагы чокырларны ямау эшенә керештеләр

2020 елның 10 апреле, җомга

Быел яз Баулы шәһәрендә чокырларны ямау 1760 квадрат метр мәйданда башкарылачак.

Баулыда юл полотносын ремонтлауга бу атна башында керешкәннәр. Аны муниципаль контракт нигезендә «Омега» җәмгыяте башкара.

Төзекләндереләчәк урамнар исемлеге:

-  Пионер урамы;

- Һади Такташ урамы;

- Горюнов урамы;

- Пушкин урамы;

- Островский урамы;

- Энгельс урамы;

- Салих Сәйдәшев урамы;

- Ленин урамы;

- Куйбышев урамы;

- Беренче Май урамы;

- Калинин урамы;

- Җиңү мәйданы;

- Октябрь Мәйданы.

Шәһәр башкарма комитетының торак-коммуналь хуҗалык бүлеге башлыгы Нияз Шәрифуллин билгеләп үткәнчә, урамнар исемлеге шәһәр халкының «Халык контроле» дәүләт системасына килгән мөрәҗәгатьләреннән чыгып төзелгән.

Ремонтны ике атна эчендә тәмамларга планлаштыралар.

Автор: Айгөл Идиятуллина.

Фото: Индира Сәйфуллина.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International