Үләнгә ут төртү өчен штраф каралган

2020 елның 7 апреле, сишәмбе

Ул 10 апрельдән 17 майга кадәр гамәлдә булачак. Бу чорда кипкән үләннәрне, чүп-чарны ягу тыела.

Язгы-җәйге чорда янгыннарның артуы күзәтелә. Таләпләрне бозган өчен штрафлар каралган. 

Халыкка 2 меңнән 4 меңгә кадәр, вазифаи затларга 15 меңнән 30 меңгә кадәр, эшмәкәрләргә 30 меңнән 40 меңгә кадәр, юридик затларга 200 меңнән 400 меңгә кадәр штраф яный. Әгәр кагыйдәләр үтәлмәү нәтиҗәсендә янгын чыгып, кеше җәрәхәт алган яки аңа матди зыян килгән икән штраф 250 меңнән башлана. Янгында кеше гомере өзелсә, җинаять җаваплылыгы яный.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International