ТР Прокуратурасы: ялган белешмә өчен аның хуҗасын җәза көтә

2020 елның 2 апреле, пәнҗешәмбе

Гомуми изоляция чорында ялган белешмә куллану һәм чикләүләрне бозган өчен штрафлар яки оешма эшчәнлеген туктатып тору каралган, дип билгеләп үттеләр Татарстанның күзәтчелек ведомствосында.

Гомуми изоляция чорында эшли ала торган оешмалар, учреждениеләр, предприятиеләр исемлеге дә билгеләнде: медицина һәм даруханә оешмалары, халыкны азык-төлек һәм беренче кирәкле товарлар белән тәэмин итүче компанияләр һәм гадәттән тыш хәлләр шартларында кичектергесез эшләр башкаручы компанияләр, шулай ук кичектергесез ремонт эшләре белән шөгыльләнүче фирмалар. Моннан тыш, массакүләм мәгълүмат чаралары җитештерүче һәм чыгаручы оешмалар да кыскартылган составта эшли.

Мондый оешмалар хезмәткәрләренә эш бирүчедән Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары белән расланган форма буенча белешмәләр бирелде.  

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International