Татарстанның авыл хатын-кызлары өченче һәм аннан соң туган балалар өчен 100әр мең сум алачаклар

2020 елның 28 феврале, җомга

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2020 елның 26 февралендә кабул ителгән карары нигезендә авылда һәм шәһәр тибындагы поселокларда яшәүче 29 яшькә кадәрге хатын-кызларга өченче һәм аннан соң туган балалары өчен 100 мең сум күләмендә бер мәртәбә түләүләр биреләчәк.

«Ясаган анализдан күренгәчә, 2016-2018 елларда гына да бездә 29 яшькә кадәрге 124 хатын-кызлар арасында өченче бала гына түгел, дүртенче, бишенче, алтынчы бала тудырганнары да бар. Әлбәттә инде, социаль гаделлекне торгызу максатларында, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан шундый игелекле карар кабул ителде», – дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы шуны искә төшереп уза, моңа кадәр авыл җирлегендә кимендә өч ел теркәлүе булган, 2018 елның 1 гыйнварыннан соң беренче баласын тудырган 25 яшькә кадәрге хатын-кызлар 50 мең сум алалар иде, ә 29 яшькә кадәр өченче баласын тудырганда – 100 мең сум.

Кертелгән төзәтмәләр нигезенддә авыл әниләре өченче бала һәм аннан соң туган балалар өчен дә 100әр мең сум алалар.

Быел 2020 елның 21 февраленә Татарстанда беренче бала туган 232 һәм өченче бала туган 86 авыл гаиләсендә тиешле бер мәртәбә түләүләрне алдылар инде. Бу программа эшли башлаганнан бирле Татарстан Республикасында әлеге түләүне беренче балага – 3934 һәм өченче балага 792 авыл әниләре алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International