Бөек Җиңүнең 75 еллыгына Татарстанда ветераннарга барлыгы 1,9 млрд сум түлиячәкләр

2020 елның 12 феврале, чәршәмбе

Республикада бер тапкыр бирелә торган түләүгә 33 меңнән артык кеше дәгъва итә, алар 75 һәм 50 мең сум алачак.

РФ Пенсия фондының Татарстан буенча бүлеге Бөек Ватан сугышында катнашучыларга Бөек Җиңүнең 75 еллыгына 1,9 млрд. сум түләргә планлаштыра. 

7 февральдә Россия Президенты Владимир Путин Бөек Ватан сугышында катнашучыларга бер тапкыр бирелә торган түләү турындагы указга кул куйды. Бөек Ватан сугышы инвалидларына, ветераннарына, блокададагы Ленинградта яшәүчеләргә, концлагерьларның балигъ булмаган тоткыннарына һәм аларга тиңләштерелгән барлык категорияләргә 75 мең сум акча түләнәчәк. Тыл хезмәтчәннәре, концлагерьларның балигъ булмаган тоткыннары 50шәр мең сум акча алачак.

Вафин билгеләп үткәнчә, бу түләү узган ел кертелгән Җиңү көненә еллык түләүне гамәлдән чыгармый. Ул 10 мең сум тәшкил итә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International