Баулылар Халыкара авыл яшьләре конгрессында катнашачак

2020 елның 23 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Чарада Россия Федерациясенең 50 субъектыннан һәм 25 чит илдән 250дән артык вәкил катнашачак. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР Аграр яшьләр берләшмәсе рәисе Диләрә Шувалова хәбәр итте.
Авыл яшьләренең Халыкара конгрессында «Татарстан Республикасы Аграр яшьләр берләшмәсе» нең Баулы бүлекчәсе активистлары Артак Микаелян һәм Владимир Будин катнашачак, шулай ук конгресс кураторларының берсе буларак безнең районны «Татарстан Республикасы Аграр яшьләр берләшмәсе» нең Баулы бүлеге рәисе Елена Дәүләтова тәкъдим итәчәк. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International