Баулыда шәһәр чемпионы исеме өчен шахмат турниры башланды

2020 елның 15 гыйнвары, чәршәмбе

Баулы шәһәренең шәхси-команда беренчелеген ТАССРның 100 еллыгына багышладылар.

Шахмат турнирында төрле яшьтәге 40тан артык кеше катнаша. Турнирның беренче көне күрсәткәнчә, интеллектуаль уенны күпләр ярата. Баш тренер Николай Коротаев сүзләренә караганда, күп еллар элек, Баулыда шахмат популярлаша башланганда, бу борынгы уенны яратучылар саны ике тапкыр азрак булган.

Ттурнирга иң көчле шахматчылар җыелган. Аларның унысы, иң көчлеләре, шәһәр чемпионы исеме өчен уйнаячак, ә калганнары киләсе елга иң көчле категориядә уйнау хокукы өчен көрәшәчәк. 

Баулы шахматчылары тугыз көн эчендә тугыз тур уйнаячак. 

Фото: Баулы-информ.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International