Баулы яшь биючеләре халыкара конкурс-фестивалендә беренче урын яуладылар

2019 елның 10 декабре, сишәмбе

8 декабрьдә Яр Чаллы шәһәренең «Камаз» мәдәният сараенда «Без бергә булганда» халыкара конкурс-фестиваленең Гала-концерты узды, анда хореограф Вероника Михайлова җитәкчелегендәге «Lady M» Баулы бию коллективының кече һәм урта төркеме катнашты.

«Хореография - заманча бию» номинациясендә Гала – концерт нәтиҗәләре буенча «Lady M» бию коллективының кече төркеме биючеләре беренче дәрәҗә дипломга лаек булды.  «Хореография» номинациясендә (13-15 яшь) урта төркем өченче урынга лаек булды.

Конкурс-фестивальне «Талантлар планетасы» балалар иҗатына ярдәм итү һәм аны үстерү фонды оештырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International