Балалар товарлары сыйфаты һәм куркынычсызлыгы мәсьәләләре буенча кайнар линия эшли

2019 елның 5 декабре, пәнҗешәмбе

Яңа Ел бүләкләрен сайлаганда сораулары туган баулылар, кайнар линиягә шалтыратып, җавап ала алалар.

«Татарстан Республикасы (Татарстан) гигиена һәм эпидемиология үзәге» сәламәтлек саклау учреждениесенең Бөгелмә, Азнакай, Баулы районнарындагы филиалы Баулы бүлеге 2-20 декабрьдә балалар товарларының сыйфаты һәм иминлеге мәсьәләләренә багышланган кайнар линия эшләвен хәбәр итә.  (885569)5-51-88 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International