Сезнең исем үлемсез: Баулы яшьләре Билгесез солдатны искә алдылар

2019 елның 3 декабре, сишәмбе

Бүген Баулыда һәйкәл янына чәчәкләр куеп, Билгесез солдатны искә алдылар.

Чарада «Җиңү волонтерлары» һәм «Без киләчәк өчен» хәрәкәтләре активистлары, шулай ук Баулы аграр көллияте каршындагы «Татарстан Республикасы Аграр яшьләр берләшмәсе» студентлар отряды катнашты.
- Бүген без 20 гасырның иң куркыныч афәте белән көрәшкән ата-бабаларыбызны искә алабыз. Аларның батырлыгы мәңгегә безнең хәтердә калачак. Күпләр күгебез тыныч булсын өчен үз тормышларын корбан итте. Бу хакта онытырга ярамый, - дип билгеләп үтте Баулы районының «Җиңү волонтерлары» Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәте координаторы Артур Гәрәев.
Тантанада катнашучылар сугышта һәлак булган солдатларны бер минут тынлык белән искә алдылар. Бу истәлекле көндә яшьләр шулай ук якташларыбыз - Советлар Союзы Геройлары Г.П. Евсеевны, И. Д. Зиновьевны, М. П. Панаринны, Ф. З. Шәриповны искә алдылар.
2019 елга 2,5 миллионга якын солдат һәм командир хәбәрсез югалган дип санала.

Фото: Баулы муниципаль районының Яшьләр эшләре бүлеге"

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International