Ноябрь аенда Баулы районында 12 малай һәм 15 кыз туган

2019 елның 2 декабре, дүшәмбе

Ноябрь аенда Баулы ГХАТ бүлегендә 27 сабый теркәлгән: 12 малай һәм 15 кыз. Шуларның 9ы - гаиләдә беренче бала, 9ы – икенче, 7се - өченче, 1се - дүртенче, 1се - бишенче бала булып туган.

Әти-әниләр балаларына Арслан, Кәрим, Ризван, Никита, Кәмил, Әмир, Ролан, Серафим, Денис, Данил, Данияр, Әминә, Айлина, Сафия, Кира, Сабина, Эвелина, Сәфинә, Тамила, Арина, Милана, Ева, Валерия, Мәликә, Варвара дигән матур исемнәр биргәннәр.

Иң яшь анага – 18 яшь, иң яшь әтигә 21 яшь, иң өлкән анага 42 һәм иң өлкән әтигә 44 яшь.

Шул ук вакыт эчендә ГХАТ бүлегендә 12 пар никахларын рәсми рәвештә теркәделәр. Иң яшь каләшкә һәм кияүгә 20 яшь, иң олы кияүгә – 66, кәләшкә – 63 яшь.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International