Баулыларны "Юмарт сишәмбе" акциясендә катнашырга чакыралар

2019 елның 26 ноябре, сишәмбе

Тиздән, 2019 елның 3 декабрендә, ел саен уздырыла торган рәсми хәйрия көне үтәчәк #Щедрыйвторник. 

Бу акциянең максаты - билгеле бер көнне уртак тырышлык белән хәйрия оешмалары файдасына акча җыю. Хәрәкәт дөньяның 100 дән артык илендә таралган.

Кадерле баулылар! Анда катнашу форматы төрле булырга мөмкин: волонтерлык акциясе, лекция, флешмоб, марафон, ярминкә уздырып яки социаль челтәрләрдә тематик пост урнаштырып.

Социаль челтәрләрдәге изге эшләр турында сөйләгәндә, #Щедрыйвторник хештегын файдаланыгыз. #Щедрыйвторник инициативасы кысаларында чараларны 2019 елның 19 ноябреннән 4 декабренә кадәр уздыру тәкъдим ителә.

 Тулырак мәгълүмат рәсми сайтында https://www.givingtuesday.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International