Авыл җирендә яшәүче хатын-кызларның кыскартылган эш көненә хокукын беркетүче законга кул куелды

2019 елның 13 ноябре, чәршәмбе

12 ноябрьдә Россия Президенты Владимир Путин Авыл җирендә яшәүче хатын-кызлар өчен кыскартылган эш көнен кертүне күздә тоткан законга кул куйды. Документ хокукый мәгълүматның рәсми интернет-порталында урнаштырылган.

Закон авыл җирендә яшәүче һәм эшләүче хатын-кызларга эш вакыты озынлыгы атнасына 36 сәгатьтән дә артмавын, шул ук вакытта түләү 40 сәгатьлек эш атнасындагы кебек үк калуын гарантияли.

Хезмәт шартлары буенча эш көне өлешләргә бүленгән эшләрдә хезмәт хакы зуррак күләмдә билгеләнә, ул закон үз көченә кергән көнгә билгеләнгән хезмәт хакы күләменнән киметелә алмый.

Кабул ителгән Федераль закон яңалык түгел, ә авыл җирендә эшләүче хатын-кызларның законлы хокукларын раслау.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International