Баулы мәктәбендә интеллектуаль уен узды

2019 елның 13 ноябре, чәршәмбе

«Җиңү волонтерлары» Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәтенең Баулы бүлеге 2нче мәктәпнең 10нчы сыйныф укучылары өчен «РИСК» интеллектуаль уенын үткәрде.

Уенның максаты - яшьләр арасында Россия тарихын өйрәнүне популярлаштыру. Уенның темасы - "Россиянең бөек әсәрләре". Уенда өч команда катнашты. Катнашучыларга 18 сорау бирелде.
Уен барышында Россия тарихы һәм мәдәнияте белән бәйле темалар  күтәрелде. Укучылар әдәбият, рәсем, сынлы сәнгать, архитектура, музыка һәм башка сәнгать төрләре турындагы сорауларга җавап бирделәр. 

Уен барышында классик музыка яңгырады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International