"Халык участковые" – 2019: илнең иң яхшы "Анискинын" сайла!

2019 елның 8 ноябре, җомга

1 ноябрьдә Россия Эчке эшләр министрлыгында «Халык участковые» IX Бөтенроссия конкурсының финал этабы башланды. 10 ноябрьгә кадәр Интернеттан файдаланучы һәр кеше социаль челтәрләрдәге үз аккаунтлары ярдәмендә «Комсомольская правда» нәшрият йорты порталында Россиянең иң яхшы участок уполномоченные исеменә кандидатларның берсе өчен тавыш бирә ала. 

Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгыннан конкурста Россия Эчке эшләр министрлыгының Тукай районы буенча бүлегенең өлкән участок уполномоченные, полиция майоры Шиһабетдинов Айрат Айдар улы катнаша.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International