Татар Кандызы мәктәбенең 5 нче сыйныф укучысы Адель Хәлиуллин шушы көннәрдә Сара Садыйкова исемендәге "Калфаклы сандугач"X төбәкара конкурс-фестивалендә катнашты.
Конкурс-фестиваль Казан шәһәренең 24нче музыка мәктәбендә узды. Адель вокал-соло номинациясендә катнашкан һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының дипломына лаек булган. Малай кечкенәдән җырларга, биергә ярата, төрле конкурсларда уңышлы катнаша.