Марат Җәббаров "Danon Россия" компаниясенең генераль директоры Чарли Каппетти белән рәсми очрашу уздырды

2019 елның 23 октябре, чәршәмбе

22 октябрьдә Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры Марат Җәббаров  Мәскәүдә  "Danon  Россия" компаниясенең   генераль  директоры, Россиядә, БДБдә, Төркиядә һәм Якын Көнчыгышта    сөт  продуктлары  бүлекчәләренең    вице-президенты   Чарли Каппетти белән  рәсми  очрашу  уздырды. 

 Шуны  әйтергә  ктрәк,    Danone компаниясе   составына  16 завод,  шул  исәптән Казанда  «Данон Россия» АҖенең   «Эдельвейс» сөт комбинаты” филиалы керә.  Республика  территориясендә  сөт  комбинат тәүлегенә  90-130 тонна чимал  сатып  ала  (сезонга  һәм ихтыяҗка бәйле рәвештә), ул  авыл  хуҗалыгы предприятиесе  белән  даими  хезмәттәшлек  итә.    

Очрашу  барышында  яклар  үзара  файдалы  хезмәттәшлек  итү  турында  фикер алыштылар.    “Татарстан – Россиядә сөт  җитештерү  һәм сату  буенча   лидерларның  берсе,  аны  республикада  эшкәртү  һәм  әзер  продукцияне башка төбәкләргә һәм илләргә  чыгару  өстәлгән  бәяне  төбәктә калдыру  мөмкинлеген  бирә”, -  диде  Марат Җәббаров  

Чарли Каппетти, үз  чиратында, сөт  эшкәртү  өлкәсендәге  эш  тәҗрибәсе һәм алдагы  планнары  белән  бүлеште.   «Компания сакчыл  һәм  экологик  җитештерү  юнәлешендә  эшли,  шуңа  күрә  перспектив  планда  – сәүдә  челтәрләрендә  икенчел пластик  чималны  алу  һәм аны  кабат  эшкәртү», - дип,  планнары  белән  бүлеште  компаниянең   генераль  директоры.

Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  Чарли Каппеттига Татарстан  Республикасы  Президенты  Рөстәм  Миңнеханов  исеменнән  Рәхмәт хаты  тапшырды  һәм  алга  таба  хезмәттәшлек итүнең  барлык  аспектлары буенча  җентекләп  фикер алышу  өчен   аны  Казанга  чакырды.  

 

Белешмә  өчен:

Danon компаниясе    1919 елда    рус галиме Илья Мечников хезмәтләре белән  кызыксынучы испан   фармацевты  Исаак Карассо тарафыннан  төзелә һәм  шулар  нигезендә  сөт  продукты  - йогурт  әзерли  башлый.     Бүген  компания     дөньяда  иэ  эре сөт  продукциясе  җитештерүче  булып  санала, аның  продукциясе     5 континентта  һәм   120 илдә  танылган.  

Россиядә  компания   1992 елдан  башлап  эшли.  Беренче  завод   1995 елда   Тольяттида  төзелә. Хәзерге  вакытта   компания составына   16 завод, шул  исәптән Казанда  «Данон Россия» АҖенең   «Эдельвейс» сөт комбинаты” филиалы керә.       

Татарстан  филиалы 2004 елда  төзелә,  ул  сөт һәм  сөт  продуктлары   эшкәртүдә  һәм җитештерүдә  махсуслашкан.  Предприятиедә җитештерүнең WISE иминлек  культурасы  һәм   DaMaWay сакчыл  җитештерү  программасы  гамәлгә кертелгән.  

Чыгарыла  торган  продукция ассортименты:  54 исемдә.

Брендлар: «Простоквашино» (эчәргә яраклы пастеризацияләнгән сөт)   каймаккаймаклы соус), «Смешарики» (сөт коктейльләре), «Эдельвейс» (эчәргә яраклы ультрапастеризацияләнгән сөт, каймак  катык), «Растишка» (сөт коктейльләре), «Для всей семьи» (эчәргә яраклы пастеризацияләнгән сөт, йогурт), «Актуаль» (соклы  сыворотка), «Село Луговое» (варенец, турах, каймак).

Инвестицияләр һәм  планнар:  2017 елда  75 млн сумга  якын  инвестиция  кертелгән (каймак  җитештерү  буенча  өстәмә куәт  өчен  – атнага  180 тонна),   2018 елга   – 50 млн сум  -  искергән җайланмаларны  алыштыру  һәм  җитештерүнең  нәтиҗәлелеген  арттыру  өчен).

2019 елга локаль чистарту  корылмаларын  төзү  буенча    инвестиция    проекты  расланды   –   300 млн. сумга  якын.   

«ДАНОН РОССИЯ» АҖ   Татарстанда  сөт  тапшыручылар  белән  сөтнең продуктивлыгы  һәм сыйфаты  буенча  актив эш  алып  бара. Бүгенге  көнгә   компания    трейдерлар  белән  эшләми (бары  тик  турыдан-туры  хуҗалыклар  белән  генә эшли).  Республика  территориясендә  тәүлеккә     90-130 тонна  чимал  сатып  алына  (сезонга  һәм  ихтыяҗка бәйле  рәвештә), 6 авыл  хуҗалыгы  предприятиесе  белән  даими  хезмәттәшлек  итә.     .  Компания республикада  беренче  булып  үз  эшендә  хуҗалыклар  белән  озак сроклы  контрактлар  төзүне  практикага  кертте,  бу   базарларда  чимал  бәясе  уйнап торганда  хуҗалыкларга   да  тотрыклы  эшләү  мөмкинлеген  бирә.    Татарстан  авыл  хуҗалыгы  предприятиеләренең  барлык җитәкчеләре  һәм белгечләре  «ДАНОН РОССИЯ» АҖенең Липецк өлкәсендәге МБА (сөт бизнес-академиясе) уку үзәге  базасында    ташламалы  шартларда    укулар  һәм   стажировка  уздылар.  Кыр эшләренә, терлек  сатып алуга,  фермаларда  өстәмә  биналар реконструкцияләүгә  һәм төзүгә    компания  тарафыннан    займнар  рәвешендә ярдәм  күрсәтелде:  2018 – 52,3 млн сум,   2019 – 72 млн сум.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International