Бүген ТР Спорт министрлыгында 2019 елда Россия укучыларының IX җәйге Спартакиадасы нәтиҗәләре буенча бүләкләү тантанасы узды. Баулының 1нче спорт мәктәбе директоры Миргалим Фәхриев һәм 1нче спорт мәктәбенең җиңел атлетика буенча тренеры Фәнил Төхбәтуллин укучыларны Спартакиадага әзерләнгәннәре һәм спортчыларның уңышлы чыгыш ясаганнары өчен дипломнар белән бүләкләнделәр.