Санкт-Петербургта «Татар утары»н ачу тантанасы узды

2019 елның 21 октябре, дүшәмбе

19 октябрьдә Санкт-Петербургта   Хәсән базарында  “Уңыш  - 2019” бәйрәме  кысаларында     “Татар  утары”  павильонын  ачу  тантанасы  узды.    

Фестивальне ачу  тантанасында  Санкт‑Петербургның Красногвардейский  районы    башлыгы  Евгений Разумишкин,   Татарстан  Республикасы Азнакай районы  башкарма комитеты  җитәкчесе урынбасарлары Дамир Гыйләҗев һәм  Рәмис Ханнанов,    Татарстан  Республикасының  даими  вәкиле  урынбасары    Дамир Сабиров, Санкт-Петербургның Татар милли-мәдәни автономиясе  рәисе  Рәис Яркаев, эшкуарлар  һәм  җәмәгатьчелек  вәкилләре  катнашты.   

 Халыклар  бергәлеге  хөрмәтенә Красногвардейский  районы    башлыгы  Евгений Разумишкин һәм Татарстан  Республикасы делегациясе вәкилләре базар  территориясендә  төрле  сорттан алты  алмагач һәм  бер  груша  агачлары  утырттылар. 

 «Татар утары» павильоны  янында   татарча  җыр  уйнап  торды,    милли киемнәрдәге  кызлар   Азнакай  районыннан  килгән ризыкларны  татып  караучы  кунакларны  озата  йөрделәр.    Сәхнәдә  рәсми затлар  чыгыш  ясадылар һәм Татарстан  артистларының    концерты  булды.     Павильон янында  Татарстан  продукциясен алырга  теләүчеләрдән  шактый  зур  чират  җыелды.   Татарстаннан сөт  продуктлары  (катык,  каймак, корт), ит-казылык  продукциясе   (ысланган,  какланган үрдәк ите һ.б.лар) һәм кондитер  әйберләре  алып килгәннәр иде.

«Санкт-Петербургта  Татарстаннан  теләсә кайсы   фермер  үз  продукциясен  сата  ала», - диләр   Татарстан  Республикасының  Санкт-Петербург шәһәрендәге һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллегендә.   “Татар утары” экомаркеты  белән  хезмәттәшлек  итү  буенча  тәкъдимнәр Татарстан  Республикасының Даими вәкиллегендә    (812) 323-12-27 телефоны  аша  кабул  ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International