Баулы мәдәният йортында призывник көне узды

2019 елның 17 октябре, пәнҗешәмбе

Тиздән безнең районнан 31 егет Россия армиясе сафларын тулыландырачак.

Чара Баулы шәһәренең «Десантчылар союзы» ҖЧҖ базасында оештырылган «Крылатая гвардия» хәрби-патриотик клубы тәрбияләнүчеләре чыгышы белән башланды. Аларның чыгышлары тәмамлангач, тамашачыларга 2019 елгы көзге чакырылыштан «Киләчәккә теләкләр» дигән видеоролик күрсәтелде.

Ватанны саклаучыларга багышланган тантаналы чарада Баулы шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Данияр Бакиров котлау сүзләре белән чыгыш ясады.

Ул тантаналы шартларда армиягә беренчеләрдән булып китүче егетләргә повесткалар тапшырды.

Баулы районы руханилары вәкилләре, шулай ук чара кунаклары да Ватанны булачак саклаучылар адресына котлау сүзләре җиткерделәр.

Хәрби хезмәткә чакырылучыларга Татарстан Республикасының Баулы шәһәре, Баулы һәм Ютазы районнары хәрби комиссары Илшат Халитов яхшы һәм кызыклы хезмәт теләп мөрәҗәгать итте.

Җавап сүзе белән призывник Ришат Биктимиров чыгыш ясады. Ул егетләрнең армиядә лаеклы хезмәт итәчәгенә ышандырды һәм мондый игътибар өчен барысына да рәхмәт белдерде.

Чара истәлеккә фотога төшү белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International