“Балачакнын якын дуслары” – “Алёнка” балалар бакчасында Баулы балалар китапханәсе хезмәткәрләре белән бергә үткәрелгән күркәм чара шулай дип аталган.
Китапханә хезмәткәрләре сабыйлар өчен шигырь-хикәяләр иҗат итуче татар шагыйрьләре турында сөйләгәннәр, кызыклы китаплар белән таныштырганнар. Балалар үзләре дә татар телендә шигырьләр сөйләгәннәр. Соңыннан китапханәчеләр белән бергәләп “Түбәтәй” татар халык уенын уйнаганнар.