Баулының кече нефть компаниясендә корпоратив спартакиада башланды

2019 елның 5 октябре, шимбә

Бүген Баулы шәһәре терренкурында «Алойл» ЯАҖ хезмәткәрләре өчен III спартакиадага старт биргән «Сәламәтлек көне» акциясе узды.

"Иң мөһиме  - катнашу, иң мөһиме – сәламәтлек" - массакүләм спорт чарасы шундый девиз астында узды. Анда яшь буенча чикләүләрсез һәркем катнаша алды. Ә бүлекчәләр арасында җиңүче хезмәткәрләрнең активлыгы буенча билгеләнде. "Электроннефтеавтоматика" компаниясенең бүлендек предприятиесе акциядә тулы составта диярлек катнашты һәм лаеклы рәвештә беренче урынны алды, икенче урында – идарә аппараты, өченчедә – "Алойл" ЯАҖ нефть промыселы.

Быел компания хезмәткәрләренә спартакиаданың 13 этабын узарга һәм 8 ай дәвамында шахмат, волейбол, җиңел атлетика, бильярд, мини-футбол, өстәл теннисы, чаңгы ярышлары һәм башка спорт төрләре буенча көч сынашырга туры киләчәк. Нәтиҗәләр май аенда ясалыр дип планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International