Бу көннәрдә шәһәр һәм авыл мәктәпләрендә Халыкара өлкәннәр көненә багышланган чаралар уза. Балалар укытучылары белән бергә ветераннарны өйләренә барып тәбрикли, мәктәпкә кунакка чакыра, концерт номерлары күрсәтә.
Мәктәпләрдә, әби-бабайларны чакырып, гаилә бәйрәмнәре уздыру матур традициягә әйләнде. Мәсәлән, шундый матур, күңелле чара кичә 7нче мәктәптә узды. 3 Б сыйныф укучылары педагог Сәрвәр Ганиева җитәкчелегендә әби-бабайларын кунакка чакырдылар, чәй өстәле һәм концерт оештырдылар. Өлкән буын вәкилләре, җавап буларак, үзләре дә концерт номерлары башкардылар.