Баулылар 15 елдан артык кулланылган җирләрне законлаштыра алачак

2019 елның 13 сентябре, җомга

16 сентябрьдә «Кадастр эшчәнлеге турында» һәм «Күчемсез милекне дәүләт теркәвенә алу турында»гы законнарга кертелгән үзгәрешләр үз көченә керә.

Татарстан Росреестры һәм Татарстан Республикасы буенча Кадастр палатасы экспертлары аңлатканча, Федераль закон Күчемсез милекнең бердәм дәүләт реестрында (ЕГРН) күрсәтелгән мәйданга туры килмәгән җир участоклары чикләрен ачыклау тәртибен билгели. Төзәтмәләр заказчылары муниципаль хакимият булган Комплекслы кадастр эшләрен (ККР) үткәрү процедурасын гадиләштерәчәк.

Мәсәлән, нигезләмәләрнең берсе, әгәр аларның мәйданы ЕГРНда күрсәтелгән мәйданнан артып китсә, фактта кулланыла торган җир участокларын гражданнарга комплекслы кадастр эшләре кысаларында законлаштырырга мөмкинлек бирә. Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, фактта кулланыла торган «артык» метрларны бары тик шул чикләрдә 15 елдан артык файдаланганда гына законлаштырырга мөмкин булачак. Моннан тыш, мондый «арттыру» мәйданы җирле администрация тарафыннан билгеләнгән иң чик минималь күләмнән артмаска тиеш, ә мондый минималь күләм билгеләнмәгән очракта – ЕГРНда күрсәтелгән мәйданның 10% тыннан.

Гражданнарның рәсми рәвештә кулланыла торган участокларны рәсмиләштерү, ә димәк, алар белән эш итү мөмкинлеге бар. Җирле хакимият заказы буенча үткәрелә торган Комплекслы кадастр эшләре барышында җир кишәрлегенең мәйданы ЕГРНдагы күрсәткечләргә караганда күбрәк булуы ачыкланса, барлык критерийларны үтәгәндә аерманы законлаштырырга мөмкин булачак.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International