Баулы районының Измайлово һәм Дмитриевка авылларында вакытлыча ут булмаячак

11 сентябрь 2019 ел., чәршәмбе

Җомга көнне, 13 сентябрьдә, электр челтәре хуҗалыгы объектларында ремонт һәм профилактик эшләр башкару сәбәпле, электр энергиясен өзү планлаштырыла.

Баулы РЭСы хәбәр иткәнчә, ут 9:00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр Мир урамы, 1-26, Совет урамы, 1-22 адресларында, авыл мәдәният йорты, кибет, Измайлово авылындагы МТФда булмаячак. Дмитриевкада – тулысынча.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования