Татарстанда "Урман атнасы-2019" кысаларында 1,5 млн агач утыртылачак

10 сентябрь 2019 ел., сишәмбе

5-12 октябрьдә узачак "Урман атнасы-2019" кысаларында Татарстан Республикасында 1,5 млн агач утыртылачак.

ТР Урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров җиде көн эчендә республикада 1,5 млн чыршы, карагач, каен, имән, корычагач үсентесе утыртылачагы турында сөйләде.

Шулай ук ТАССР төзелүнең 100 еллыгы эгидасы астында уза торган табигатьне саклау акциясе кысаларында гомуми белем бирү учреждениеләрендә экологик дәресләр узачак.

Агачларның тернәкләнеп китүе 80 проценттан да ким түгел.

Иллюстрация: ogorodlegko.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования