Рөстәм Миңнеханов: яңа парклар һәм социаль объектлар ТАССРның 100 еллыгына бүләк булачак

2019 елның 16 августы, җомга

Татарстанда ТАССРның 100 еллыгына ачылачак яңа социаль әһәмиятле мәдәният һәм спорт объектлары, парклар һәм скверлар республика халкы өчен менә дигән бүләк булачак. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ТАССР төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитеты утырышында белдерде, дип хәбәр итә “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы.

Автоном республика татар дәүләтчелеген үстерүнең бер формасына әверелде. Аның шартларында куәтле потенциал булдырылды, ул яңа Россия шартларында Татарстан уңышы нигезен тәшкил итте. Юбилейга әзерлек республикада 2015 елда ук башланды. Республика һәм районнар дәрәҗәсендә ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек планы гамәлгә ашырыла. Бу эшне республика оештыру комитеты координацияли. Әзерлек барышында мөһим чаралар планы төзелде.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, әзерлек кысаларында әһәмиятле объектлар, шул исәптән «Казан Экспо» күргәзмә үзәгенең күп функцияле бинасы да төзелгән. Моннан тыш, юбилей елында Татарстан Республикасы Милли китапханәсе яңа бина алачак, «Созвездие-Йолдызлык» театры урнашачак Алафузов театры бинасын ремонтлау тәмамланачак.

«Социаль әһәмиятле мәдәният һәм спорт объектлары, парклар һәм скверлар ачу каралган. Болар барысы да республика халкына лаеклы бүләк булачак. ТАССРның 100 еллыгы Татарстан халкы өчен горурлык һәм Татарстанның киләчәк үсеше өчен стимул булып тора», – дип йомгак ясады Рөстәм Миңнеханов.

Киңәшмә Казанда Россия вице-премьеры Виталий Мутко рәислегендә узды.

Фото: Рамил Гали.

Тулырак: https://www.tatar-inform.ru/news/2019/08/16/659725/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International