Баулы авыллары халкы үз сорауларына җавап ала

2019 елның 16 августы, җомга

Новозареченск халкы җыенда актив катнашты. Аны авыл юлларын ремонтлау, үләт базларының торышы, цифрлы телевидениегә күчү, җир пае өчен аренда түләве һәм башкалар кызыксындырды. Барлык сорауларга да район башлыгы һәм ведомство вәкилләре җавап бирде.

Авыл җирлеге башлыгы Светлана Багижева үзара салым темасына тукталды. Сүз уңаеннан, Новозареченскида халыктан акча бик кыен бара. Кайбер кешеләр моның авыл җирлеге башлыгының эшләп бетермәве белән аңлатты. Ул, үз чиратында, халыкка мөрәҗәгать итеп, алардан ярдәм сорады.

Пенсионер Әлфир Миңнебаев "Яңа Гасыр" каналының аналог телевидениесендә күрсәтелмәве сәбәбе белән кызыксынды. Район башлыгы бу мәсьәләне исәпке алырга вәгъдә бирде. Пенсионерны шулай ук юллар торышы да борчый.

– Без пенсионерлар. Хастаханәгә, мәктәпләргә барып җитү авыр, юл ватык. Аны төзекләндерүегезне сорыйбыз, - дип мөрәҗәгать итте ул район башлыгына.

Рамил Гатиятуллин, килешү төзелде, подрядчы билгеләнгән, авыл башыннан мәктәпкә кадәр юл участогы якын арада асфальтланачак, дип җавап бирде.

Җыелыш ахырында район башлыгы Рамил Гатиятуллин булачак Татарстан Дәүләт Советына сайлаулар турында сөйләде, депутатлыкка кандидатлар белән таныштырды.

Авторы: Ләйсән Галимова.

Автор фотосы.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International