Мәшгульлек үзәге авыллар буенча йөри

2019 елның 14 августы, чәршәмбе

Якын арада мобиль офис торак пунктларга 20 августта барачак. Бу юлы ул Исергәп, Покров-Урустамак, Новозареченск, Салих авыл җирлекләрендә эшләячәк. Эшсез гражданнар яшәү урыны буенча кабаттан теркәлү узарга һәм мәшгульлек хезмәтенең башка хезмәтләре буенча консультация алырга мөмкин. Мәсәлән, вакытлыча эшкә урнашуны оештыру, психологик ярдәм, һөнәр сайлау һәм башка хезмәтләр.

Кадрия Гыймазова

"Баулы-ИНФОРМ"

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International