ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы 2019 – 2020 уку елындагы каникулларны билгеләде.
Көзге каникулларны 30 октябрьдән 6 ноябрьгә кадәр үткәрергә тәкъдим ителә, алар 8 көн дәвам итәчәк.
Кышкы каникуллар - 28 декабрьдән 8 гыйнварга кадәр - 13 көн.
Беренче сыйныф укучылары өчен - 5-11 февраль көннәрендә өстәмә 7 көнлек каникуллар каралган.
Язгы каникуллар 23 марттан 31 мартка кадәр дәвам итәчәк.
Җәйге каникулларның башлануы мәктәпләрнең еллык календарь графигы һәм имтихан расписаниесе нигезендә билгеләнә.