«Салым йөкләнешен исәпләү буенча салым калькуляторы» сервисын урнаштыру турында аңлатма

2019 елның 13 августы, сишәмбе

Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча № 17 районара инспекциясе Россия Федераль салым хезмәте сайтында (https://pb.nalog.ru/calculator.html) «Салым йөкләнешен исәпләү буенча салым калькуляторы” сервисын (алга таба - Сервис) урнаштыру турында хәбәр итә.

Сервис салым салуның гомуми режимын кулланучы салым түләүчеләргә үз салым йөкләнешләрен чагыштырып карау мөмкинлеген бирә, шул исәптән аерым салымнар буенча да (төбәкләр буенча тармактагы уртача күрсәткечләр белән).

Салым йөкләнешенең уртача тармак күрсәткечләре һәм рентабельлеге "СОИ" ПК мәгълүматлары нигезендә исәпләп чыгарыла. Аннан барлык территориаль салым органнары файдалана ала.

Сервиста шулай ук 2-НДФЛ формасы буенча әлеге белешмәләр нигезендә исәпләнгән уртача хезмәт хакы турында мәгълүмат та бар.

Салым инспекциясе салым түләүчеләргә үз салым рискларын мөстәкыйль бәяләү өчен сервиста урнаштырылган мәгълүматтан файдаланырга тәкъдим итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International