Кулланучылар игътибарына: матурлык салонында нәрсәне истә тотарга?

2019 елның 12 августы, дүшәмбе

- клиентка хезмәт күрсәтү башланыр алдыннан һәм тәмамланганнан соң мастер кулларны җентекләп сабын белән юарга тиеш;

- инструментлар ничек дезинфекцияләнүенә игътибар итегез. Гепатитлар, ВИЧ-инфекция, туберкулез һәм башка инфекцияләр таралуны булдырмау өчен кулланыла торган әйберләр һәм инструментлар дезинфекция һәм стерилизация үтщргщ тиеш. Тарак, щеткалар, кайчылар агым су астында юылырга, бактерицид лампалар ярдәмендә яки дезинфекцияләүче чаралар эретмәләрендә дезинфекцияләнергә тиеш;

- клиентларга хезмәт күрсәтелгәндә бары тик чиста киемне генә файдаланылырга тиеш, аның запасы аны һәр килүче өчен индивидуаль куллану тәэмин итәргә тиеш. Бу бер тапкыр кулланыла торган накидкалар, салфеткалар да булырга мөмкин;

- әгәр мастер чәч кискән вакытта синтетик тукымадан пеньюар куллана икән, бу бары тик чиста мамык-кәгазь салфетка яки бер тапкыр кулланыла торган кәгазь яка асты белән генә мөмкин;

- клиентның киселгән чәчләре муеннан һәм йөздән чиста индивидуаль салфетка яки мамык тампон белән алынырга тиеш. Пумала кулланырга да ярый, ләкин ул һәр клиенттан соң дезинфекцияләренгә тиеш;

- парфюмерия-косметика чараларының яраклылык сертификатлары булырга, яраклылык срогы чыкмаган булырга һәм мәгълүматы русчага тәрҗемә ителергә тиеш;

- һәр хезмәткәрнең билгеләнгән үрнәктәге шәхси медицина кенәгәсе булырга тиеш.

Тирегә зыян китерергә мөмкин булган барлык манипуляцияләр стериль инструментлар һәм материаллар кулланып башкарылырга тиеш.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International