Татарстан халкын ветеран туганнары турында “Бөтенхалык хәтер китабы”на язарга чакыралар

2019 елның 29 июле, дүшәмбе

1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итүгә Россиядә сугыш турында «Бөтенхалык хәтер китабы» дигән мемориаль томнар чыгаруны оештыралар.

«Бөтенхалык хәтер китабы»нда «Үлемсез полк», «Хәтер вахтасы», «Геройлар портретлары» һ. б. патриотик акцияләрдә катнашучылар тарафыннан җыелган материаллар урнаштырылачак.

«Бөек Җиңү солдатлары, каршылык геройлары, тыл хезмәтчәннәре һәм геноцид корбаннары турындагы хәтер бер җөмлә белән чикләнмәячәк. Китапларда ветераннар портретларын, алар турындагы истәлекләрне, фоторәсемнәр һәм хикәяләрне бастыру күздә тотыла.

Татарстанлылар гомумроссия нәшрият проектында катнаша ала. Катнашучыларга https://я-память.рф сайтында теркәлергә кирәк.

Чыганак: Татар-информ

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International