Мәскәүнең халыкка психологик ярдәм күрсәтү үзәге белгече Елена Красовская фикеренчә, ялдан соң эшли башлау өчен иң яхшы вакыт - атна уртасы, дип хәбәр итә mos.news. Бу адаптациягә ярдәм итәчәк.
Моннан тыш, Красовская фикеренчә, ялдан чыкканчы, кешегә өйдә ике-өч көн үткәрү яхшырак. Бу вакыт эчендә, әйтик, диңгез сәяхәтеннән соң киләсе ялга кадәр әйләнә-тирә мохиткә күнегергә була.
Психологтан тагын бер мөһим киңәш: ялга елның иң төп вакыйгасы буларак карамаска кирәк, югыйсә көтү үзен акламаска һәм кеше җитди стресс алыырга мөмкин.
Һәм соңгысы. Билгеләнгән вакытны өй эшләренә яки бакчага түгел, ә организм ялына һәм тернәкләндерүгә багышлау мөһим.
Фото: pixabay.com
Чыганак: Баулы-информ