Татарстанлылар “Рус цивилизациясе” масштаблы фотоконкурсында катнаша алалар

2019 елның 29 июле, дүшәмбе

Милләтләр эшләре буенча федераль агентлык «Рус цивилизациясе» III Халыкара фотоконкурсына гаризалар кабул итү турында игълан итте, дип хәбәр итә ТР Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте.

Узган ел бәйгедә дөньяның 44 иленнән 3 меңнән артык кеше көч сынашкан, алар 17 меңнән артык фото җибәргән.

Гаризалар 8 сентябрьгә кадәр кабул ителә, катнашучылар 2014 елдан соң төшерелгән күп дигәндә биш фотосурәттапшыра ала. Сурәтләрне www.ruscivilization.ru рәсми сайтында элергә мөмкин.

Конкурста катнашу өчен берничә номинация тәкъдим ителә: «Уникаль табигать», «Йөзләр һәм буыннар», «Зур илнең традицияләре», «Архитектура һәм скульптура». Быел оештыручылар яңа номинация – «Күпмилләтле Мәскәү» номинациясен дә керткән.

Конкурсантларның эшләрен танылган фотографлар, рәссамнар, журналистлар, җәмәгать эшлеклеләре бәяләячәк.

Җиңүчеләрне бүләкләү бу елның көзендә Мәскәүнең популяр күргәзмә мәйданчыкларының берсендә узачак. Иң яхшы эшләрне башкала урамнарында күрергә мөмкин булачак.

Чыганак: ИА "Татар-информ"

Фото: yandex.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International