Баулы районында яңа административ бина төзелә

2019 елның 29 июле, дүшәмбе

Татар Кандызы авылында авыл җирлеге башкарма комитеты бинасын төзүгә «Авыл җирлекләре башкарма комитетлары (Советлары) биналары төзү» программасы буенча республика бюджетыннан 4,5 миллион сум акча бүлеп бирелгән. Бүгенге көнгә яңа бинаның стеналары күтәртелгән инде.

 Әлегә авыл советы совхоздан калган иске контора бинасында урнашкан. Ул авария хәлендә. Шуңа күрә быел биредә яңа административ бина төзү турында карар кабул ителгән. Аны төзүгә май аенда керешкәннәр.

Якын-тирә территорияне төзекләндерүгә авыл Советының өстәмә керемнәреннән 700 мең сум акча бүлеп бирелгән, шулай ук район бюджеты 500 мең сум бүлеп бирәчәк.

Алда әле эш бик күп – бина төзелешен тәмамлау гына түгел, ә шулай ук территорияне киртәләп алырга, автомобиль кую урыны ясарга, асфальт һәм брусчатка салырга кирәк.

Башкарма комитет бинасында кабинетлар, хуҗалык бүлмәләре һәм архивны саклау өчен бина каралган. Объектны файдалануга тапшыру сентябрь аена планлаштырылган.

Фото: Ләйсән Галимова.

Чыганак: Баулы-информ

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International