Баулы картингчылары республика ярышларында катнашты

2019 елның 17 июле, чәршәмбе

Узган ялларда Саба районының Лесхоз бистәсендә картинг буенча 24нче Татарстан Республикасы Чемпионаты узды.

Ярышларда Баулы «Пегас» клубы картингчылары да катнашты.

Ярыш нәтиҗәләре буенча баулылы Денис Романов «Honda GX200» классында өченче урынга лаек булды, Эмиль Алаев «Минск 125Б» классында җиденче урынны алды, Рушан Шәйхуллин «Пилот» классында тугызынчы булып килде.

Чыганак һәм фото: Баулы шәһәре Яшьләр үзәгенед "Вконтакте" социаль челтәрләрендәге төркеме

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International