Баулыда табиблар һәм агрономнар җитми

2019 елның 17 июле, чәршәмбе

Мәшгульлек үзәге мәгълүматы буенча, 1 июльгә ел башыннан эш сорап 290 кеше (163 хатын-кыз һәм 127 ир-ат) мөрәҗәгать иткән, аларның 186сы эшсез дип танылган.

2019 елның гыйнварыннан июньгә кадәр 115 кеше эшкә урнаштырылган, шул исәптән, эшсез гражданнардан 58 кеше һәм укудан буш вакытта эшләргә теләүче 57 укучы. 1 июльгә эш эзләүчеләр исемлегендә 157 кеше бар (шуларның 143се теркәлгән эшсез гражданнар). Хезмәт базарында эшче һөнәрләргә: производство һәм хезмәт биналарын җыештыручылар, ишегалды җыештыручылар, слесарь-ремонтчылар, пешекчеләр, машина йөртүчеләр, тракторчыларга ихтыяҗ зур. Шулай ук табиблар, шәфкать туташлары, педагоглар, зоотехниклар, агрономнар, полиция хезмәткәрләре кирәк. Бухгалтерлар, икътисадчылар, юристлар, тәрбиячеләргә ихтыяҗ юк.

Чыганак: Баулы-информ

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International