Баулы ветераны 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

2019 елның 15 июле, дүшәмбе

Нина Ермакова гомер буе Фома авылында яшәгән. Ә соңгы елларда кызы Татьяна Михайловна янында Октябрьский шәһәрендә яши. Бүген ул үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

– Сигез яшьтә мәктәпкә бардым, дүртенче сыйныфка кадәр укыдым һәм сугыш башланды. Бишенче сыйныфка бара алмадым инде, – дип искә ала Нина Петровна. - Әти һәм олы апа фронтка китте. Ә мине фермага дуңгыз карарга куйдылар.

Ике елдан кызга 11 сыер бирәләр. Аларны яшүсмер көнгә өч тапкыр сава, ашата. Колхозда башка эш тә җитәрлек була.

- Яз җитү белән үгез җигеп, орлык ташый идек. Шундый авырлыклар булды, барысы да кичердек. Кайдадыр сугыш бара, аларга тагын да авыррак дип уйлый идек, - ди ветеран.

Юбиляр әйтүенчә, тормышта яхшы да, начар да күп булган. Хәзер ул үзенең 90 яшькә кадәр яши алуына гаҗәпләнә.

Нина Ермакова колхозда 29 елга якын эшләгән, тыл хезмәтчәне, хезмәт ветераны. Нина Петровна өч бала – бер малай һәм ике кыз тәрбияләп үстергән. Хәзер биш оныгы бар. Алар барысы да юбилей көнендә туган нигезгә җыелды. Гаилә башлыгы гына юк, ул  1991 елда ук якты дөньядан киткән.

Нина Петровнаны юбилей көнендә район җитәкчелеге дә котлады. Аны юбилее белән район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Илмира Хөснуллина тәбрикләде. Ул юбилярга ил Президенты Владимир Путинның традицион открыткасын һәм чәчәкләр тапшырды.

Чыганак: Баулы-информ.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International