Татарстан Республикасы спорт министры урынбасары Алмаз Мингулов хатын-кызлар арасында регби-7 буенча Европа сайлап алу Олимпия турниры ачылуга багышланган матбугат конференциясендә Татарстанда регби үсешенең торышы турында сөйләде.
"Хәзер регби актив үсеш ала, спорт мәктәпләрендә өч бүлек эшли, аларда 450гә якын кеше әзерлек ала. Алар - безнең киләчәгебез, акрынлап Россия җыелма командасына әзерләнәләр. 2018 елда Татарстанның тугыз югары уку йорты кергән студентлар регби лигасы булдыру регби үсешенә өстәмә этәргеч булды», - дип хәбәр итте Мингулов.
Чыганак һәм фото: Татар-информ