Татарстанда сентябрьнең беренче шимбәсендә яңа бәйрәм – Бакчачылар көне билгеләп үтеләчәк

2019 елның 11 июле, пәнҗешәмбе

Татарстанда яңа республика бәйрәме — Бакчачылар көне оештырылачак. Аны сентябрьнең беренче шимбәсендә билгеләп үтәчәкләр. ТР Дәүләт Советының 49нчы утырышында депутатлар шундый карар кабул итте.

Татарстанда меңнән артык коммерцияле булмаган бакчачылык һәм яшелчәчелек берләшмәләре исәпләнә, миллионга якын татарстанлы үзен бакчачылар дип саный.

Татарстан җитәкчелеге бакчачыларга ярдәм күрсәтү мәсьәләсенә аерым игътибар бирә. Мәсәлән, 2017 елдан башлап республикада Татарстан Республикасы бюджеты хисабына гражданнарның бакча һәм яшелчәчелек коммерцияле булмаган берләшмәләренең инфраструктура үсеше программасы гамәлгә ашырыла. 2018 елдан Гражданнарның бакчачылык, яшелчәчелек коммерцияле булмаган берләшмәләренә дәүләт ярдәме күрсәтү буенча тагын бер программаны гамәлгә ашыру башланды.

Мондый бәйрәмнәр Россиянең кайбер төбәкләрендә дә бар.

Чыганак: Татар-информ

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International