Баулы тарих укытучылары педагогик осталыкларын күрсәтә алалар

2019 елның 10 июле, чәршәмбе

Баулы укытучыларына «Мәктәптә тарих: традицияләр һәм новацияләр» дип аталган IV Бөтенроссия педагогик осталык конкурсында катнашырга тәкъдим итәләр. Гаризалар 30 июльгә кадәр кабул ителә.

Бәйгедә педагогик стажы кимендә өч ел булган укытучылар катнаша ала.

Конкурс өч этапта үткәрелә. Башта, 30 июльгә кадәр, тарих һәм җәмгыять белеме укытучылары ассоциациясе сайтында анкета тутырырга, аңа кирәкле документларның электрон күчермәләрен, шулай ук шәхси мәгълүматларны эшкәртүгә ризалык турында шәхси гариза язарга кирәк.

Икенче этапта, комиссия тарафыннан сайлап алынган конкурсантлар үз мәктәбендә Бөек Ватан сугышы темасына ачык дәрес әзерләргә һәм үткәрергә, аннары эксперт советына үткәрелгән дәреснең методик планнарын, презентациясен һәм видеоязмасын бирергә тиеш.

Жюри иң яхшы 24 эш  авторын сайлап алачак, алар өченче этапта үзпрезентация күнекмәләрен күрсәтәчәк, мастер-класс үткәрәчәк һәм модератор белән ачык дискуссиядә катнашачак. Финал туры Мәскәүдә 30 октябрьдән 1 ноябрьгә кадәр узачак.

Беренче урын өчен 260 мең сум күләмендә приз билгеләнгән, икенче урын өчен – 215 мең сум, өченче урын өчен – 180 мең сум, дип хәбәр ителә РФ Мәгариф министрлыгы сайтында. Конкурс турында тулырак мәгълүматны түбәндәге сылтама буенча табарга мөмкин.

Чыганак: Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгының рәсми сайты (https://docs.edu.gov.ru)

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International