Савым арткан

2019 елның 10 июле, чәршәмбе

Җәйге чорда сөт җитештерү сизелерлек арта.

Баулы сөт заводына шәхси хуҗалыклар үзләреннән арткан сөтне тапшыралар. Мәсәлән, Салих авылы сыер асраучы 18 шәхси хуҗалыгы көн саен Баулы сөт заводына 700 литрга якын сөт тапшыра. Салих авыл җирлеге башлыгы Заһит Галләметдинов сүзләренә караганда, бүгенге көндә авыл халкыннан сөтне бер литры өчен 15 сумнан алалар.

Чыганак: Баулы-информ

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International