Баулыда 1 июльдән Уфа олимпия резервы балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе укучыларының җәйге җыеннары уза.
Якшәмбе, 7 июль көнне Башкорт спортчылары янына танылган фигурист, 2014 елда Сочида команда ярышларында Олимпия уеннары чемпионы булган Елена Ильиных килде. Ата-аналар инициативасы буенча атна дәвамында фигуристка балалар белән хореография һәм махсус физик әзерлек буенча дәресләр үткәрәчәк.
Беренче көнне үк чемпион ике күнегү үткәрде, алар барышында балалар кумирлары белән аралаша алдылар. Бозда өстендәге дәресләр 13 июльгә кадәр дәвам итәчәк. 20 кешелек ике төркем өчен көн саен иртәнге ашка кадәр һәм төштән соң тренировкалар планлаштырылган.
Тулырак: bavly-tat.ru