Татарстанда бер атна эчендә 31 авыл кешесе беренче һәм өченче бала өчен түләү рәсмиләштергән

2019 елның 10 июле, чәршәмбе

Бала туганда бирелгән яңа төр түләүләрне сорап, быел республикада 1122 авыл кешесе мөрәҗәгать иткән.

Узган атнада Татарстанда яшәүче тагын 31 авыл кешесе беренче һәм өченче бала өчен түләүләр рәсмиләштергән.

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов шулай ук авылда кимендә өч ел яшәүче һәм 2018 елның 1 гыйнварыннан соң бала тапкан барлык яшь хатын-кызларга бер тапкыр бирелә торган түләү турында карар кабул итте. Әгәр авылда яшәүче хатын-кыз бала туган вакытка 25 яшькә җитмәгән булса, түләү 50 мең сум тәшкил итә. 29 яшькә кадәрге хатын-кыз өченче бала тапса, түләү күләме 100 мең сум тәшкил итә.

Агымдагы атна башында алынган мәгълүматларга караганда, республикада беренче бала тапкан 936 һәм өченче бала тапкан 186 хатын-кыз яңа түләү артыннан мөрәҗәгать иткән.

http://bavly-tat.ru

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International