Нурлат районында халыкка авыл хуҗалыгы эшкуарлыгы һәм кооперация үзенчәлекләре турында сөйлиячәкләр

2019 елның 9 июле, сишәмбе

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы хәбәр итүенчә, 9 июльдән  11 июльгә кадәр  “Татарстан  Республикасында  авыл  хуҗалыгы  кооперациясен  үстерү  буенча  компетенцияләр  үзәге” ДБУ белгечләре  төркеменең Нурлат  районы  халкы  белән  очрашулары  планлаштырылган.   

Очрашулар  билгеләнгән   график  буенча  Нурлат  районының  барлык    26 авыл  җирлегендә  узачак.

Компетенцияләр  үзәге белгечләре  халыкка  авыл  хуҗалыгы  җитештерүчеләренә  дәүләт  ярдәме мәсьәләләре  буенча консультацияләр  бирәләр,  гамәлдәге  программалар һәм  авыл  хуҗалыгы  кооперациясенең  өстенлекләре турында  сөйлиләр,  шулай  ук  үз  продукцияңне  ничек  уңышлы  сатып  булуы һәм  керемнәрне  арттыру  турында  мәгълүмат бирәчәкләр.   Моннан тыш,  белгечләр  шунда  яшәүче  халыкның  һәм  авыл  эшкуарларының  сорауларына  җаваплар  бирәчәкләр.    

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы, теләүчеләр  үзләрен  кызыксындырган  сораулар белән   “Татарстан  Республикасында  авыл  хуҗалыгы  кооперациясен  үстерү  буенча  компетенцияләр  үзәге” ДБУгә мөрәҗәгать  итә  алалар,  дип  хәбәр итә.   мөрәҗәгать итү өчен   телефон:  (843)221-77-40, сайт цкскрт.рф.

agro.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International