Татарстан диния нәзарәте Корбан бәйрәме датасын игълан итте

2019 елның 8 июле, дүшәмбе

Быел Корбан бәйрәме быел 11 августта билгеләп үтеләчәк. Бу хакта бүген казыйлар Советы утырышында билгеле булды, дип хәбәр итә Татарстан мөфтияте матбугат хезмәте.

"Казыйларның бердәм карары буенча 12 һәм 13 августта Корбан кылырга мөмкин», - диелә хәбәрдә.

Корбан кылу өчен нисаб күләмен 20 мең сум итеп билгеләделәр.

Корбан нисабы ул - Корбан көннәрендә корбан чалуны мәҗбүри иткән мөлкәт күләме. Әгәр аның төп ихтыяҗлары чыгымнарын һәм бурычлары тотып калынганнан соң 20 мең сум акчасы калса, мөселман кешесе корбан чалырга тиеш.

Тулырак: https://www.tatar-inform.ru/news/2019/07/08/656190/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International